2020 елның 27 мартында «Заря» агрофирмасы базасында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары һәм баш агрономнары катнашында, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинарның теория өлешендә Ренат Гатиятов 2019 елгы эшкә йомгак ясады һәм быел язгы кыр эшләрен уздыру буенча бурычлар билгеләде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2019 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Семинарның гамәли өлешендә саклыкханәләрдә орлыкларны саклау эше белән таныштылар, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Үзйөрешле техникага һәм аларга тагылмаларга күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга 23 берәмлек техника күрсәтелгән иде, алардан 21е техник карау таләпләренә җавап бирә иде, 2 тагылма тормоз системасының төзексез булуы аркасында техник карауны уза алмады.
Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.