Нурлат муниципаль районы агросәнәгать комплексында техника тикшерелде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

2020 елның 30нчы мартында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 25 декабрендәге 01-05/298-пр номерлы боерыгы белән расланган график нигезендә, «Аграрий» җәмгыятендә, хуҗалык җитәкчесе белән берлектә, техник карап чыгу уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Карап чыгуга 6 берәмлек техника тәкъдим ителде, барлык техника да тикшерү узу турында таныклык алды.

Техник карау расланган график нигезендә дәвам итәчәк.

 

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International