Питрәч муниципаль районында техника карала

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

2020 елга дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга техник караулар уздыру графигы нигезендә Питрәч районында агросәнәгать комплексы оешмаларына карата әлеге төр чаралар уздыру дәвам иттерелә. 2020 елның 30 нчы мартына техник караулар «Ак Барс Пестрецы» ҖЧҖ, «Агролак К» ҖЧҖ, Е.Н. Золин КФХ, «Газовик» ҖЧҖ, Муллагалиев КФХ хуҗалыкларында техник караулар уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча техник тармакларның җитәкчелек итүче белгечләренә күрсәтмәләр бирелде һәм техник карау актлары төзелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 

В.В Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International