2020 елның 27 нче мартында «Серп и Молот» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгы техникасының 2020 елгы кыр эшләренә әзерлеге буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Киңәшмәне Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллин уздырды, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең бүлек башлыгы Р.А.Гарипов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район хуҗалыкларының баш агрономнары, баш инженерлары катнашты. Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкару, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлау, кыр эшләрендә куркынычсызлык техникасы һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды.
Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.