Лениногорск районының «Маркс» ҖЧҖ тракторларын һәм үзйөрешле машиналарын техник карауга тәкъдим итте

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 27 нче мартында «Маркс» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә тракторларга ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды. Әлеге чара барышында хуҗалыклардагы тракторчылар белән әңгәмә һәм трактор, тагылма техникасын кыр һәм транспорт эшләрендә куркынычсыз файдалану буенча аңлату эше уздырылды. Һәр механизатор үзенә беркетелгән техниканы техник нормаларга һәм таләпләргә туры килү-килмәве буенча тикшерүгә тапшырды.

Техник карау уздыру барышында, иң беренче чиратта, машиналарны теркәү турында таныклыкларның, ОСАГО полисларының, элек узган техник карау таныклыкларының, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде. Техник документация тикшерелгәннән соң номер агрегатларының машина документларында күрсәтелгәннәргә туры килү-килмәве чагыштырылды. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары тикшерелде, тәгәрмәчләр резинкасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве тикшерелде.

Маркс хуҗалыгы тарафыннан техник карауга 18 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 16сы техник карау узу турында таныклык алачак, 2 тракторга актлар бирелде, алар 20 көн дәвамында кабат техник карау узарга тиеш булачак. 

10 апрельгә кадәр техник караулар районның барлык хуҗалыкларында да узачак.

 

И.Н.Галимов – Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International