2020 елның 27 нче мартында Түбән Кама муниципаль районындагы «Союз-агро» ҖЧҖ автопредприятиесенә караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 28 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм, контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү шартларына туры килүенә зур игътибар бирелде. Техник карау барышында 28 берәмлек техник карауны уңышлы үтте һәм техник карау узу турында таныклыклар алды.
Техник карау уздыру нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларның механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды.
Р.Р.Мөниров – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
