Чүпрәле районының «АгроТрансПорт» җәмгыятендә техник карау уздырылды

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

2020 елның 28 нче мартында «АгроТрансПорт» ҖЧҖ базасында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни агросәнәгать комплексына керә. Техник карауга 14 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде, шуларның 11е – үзйөрешле машина. Барлык 14 берәмлек техника да тикшерүне уңышлы узды. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Кисәтүләр булды, әмма алар техник карау барышында ук бетерелде. Техник карап чыгуга йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга артык зур техниканы эшләтүгә бәйле таләпләр турында аңлатылды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International