Расланган график нигезендә, агымдагы елның 27-29 нчы март көннәрендә «Авангард» җәмгыятендә хуҗалыкның үзйөрешле техникасына еллык техник карау уздырылды, анда беренче чиратта тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы тикшерелде. Техник карауга барлыгы 100 берәмлектән артык техника китерелде. Үткәрелгән техник карау нәтиҗәсендә аларның барысы да диярлек файдалануга яраклы дип танылды. 5 берәмлеккә карата, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру кагыйдәләрендщ билгеләнгән таләпләрне бозу аркасында, техник карау буенча тиешле актлар төзелде һәм җаваплы затка 20 көнлек срокта барлык бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Билгеләнгән вакыт үткәннән соң күрсәтмәдә күрсәтелгән техника кабат техник карау узарга тиеш. Үткәрелгән техник тикшерү йомгаклары буенча, механизаторлар һәм җитәкчелек алдында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге инспекторы Е.Г. Разбитнов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ачыкланган җитешсезлекләргә җентекләп анализ ясады һәм киләчәктә аларга юл куелмаска тиешлеге турында сөйләде. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Р.Р.Идрисов чыгыш ясады, ул алда торган язгы кыр эшләрендә куркынычсызлык техникасы мәсьәләләрен билгеләде һәм аларны тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында таләп итте. Үзләренә беркетелгән техниканы әзерләүгә аеруча җаваплы караган иң лаеклы механизаторлар акчалата бүләкләр алды.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.