«РЖД» җәмгыятенең Әгерҗедәге 109 нчы юл-машина станциясендә техника каралды

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Быелның 27 нче мартында, расланган график нигезендә, «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең Әгерҗедәге 109 нчы юл-машина станциясендә ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Техник карауга 10 берәмлек техника тәкъдим ителде, 2 трактор тикшерүне уза алмады, алар буенча техник карау актлары төзелде. Техние карау уздыру барышында техниканың тышкы кыяфәтенә, теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, дәүләт теркәве тамгасы булу-булмауга, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә, машиналарның техник торышына туры килү-килмәвенә зур игътибар бирелде.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International