ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен машина-трактор паркларын әзерләү буенча конкурс игълан ителде.

2020 елның 10-11 ноябрь көннәрендә  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г.Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга кую сыйфатын тикшерде.

2020 елның 11 ноябрендә Әгерҗе районында комиссия машина-трактор парклары торышын бәяләде.

2020 елның 10 ноябреннән 11 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең әйдәүче инженеры  Р.З.Гатин һәм ЦБ №2  цехының бораулаучы ярдәмчесе А.Х.Фәйзуллин белән берлектә «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖнең Нурлат бүлегендәге тагылмаларга (мобиль биналарга) еллык техник карау уздырылды.

2020 елның 11 ноябрендә Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.  

2020 елның 13 ноябрендә Апас муниципаль районында агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.  


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын бәяләде.

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын, ремонт остаханәләрендә ремонт эшләре барышын, район авыл хуҗалыгы формированиеләре территорияләрендәге тәртипне тикшерде.

2020 елның 11 ноябрендә Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздыру турында»гы 28.10.2020 ел, № 227/2 - пр боерыгы нигезендә конкурс уздырылды.

Тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау өчен, үзйөрешле машиналарны яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмалары төзек булмауган хәлдә эшләтүне чикләү максатында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында даими рейдлар оештырыла һәм үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International