2020 елның 11 ноябрендә Әгерҗе районында, техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында 2020 елның 28 октябрендәге 227/2-пр номерлы боерык нигезендә, хуҗалыклар арасында конкурс узды. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры А.А.Локманов һәм Министрлыкның мобилизацияле әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире А.Р.Сәлахов җитәкчелегендәге комиссия машина-трактор парклары торышын бәяләде. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г. Гатауллин, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге башлыгы К. В. Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.