2020 елның 13 ноябрендә Апас муниципаль районында агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Апас районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р. Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге җитәкчесе И.Ф. Солтанбәков һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженерлары катнашында районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Комиссия кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерде. Авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 балл системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Свияга» АХП» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе алды, икенче урында – «АгроАктив» АХП ҖЧҖ, өченчедә – «Свияга» АХП» ҖЧҖ Аткозино бүлекчәсе. Район буенча уртача балл – 57,9.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.