Чүпрәле муниципаль районында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрьдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын бәяләде.

Конкурс барышында «Эталон–Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, «Мәхмүтов И.Ф.», «Бикчуров Р.А.» һәм «Низамов А.А.» крестьян-фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую торышын бәяләде. Дәүләт стандартлары таләпләре нигезендә техниканы саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Цильна» ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ, өченче урында «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International