Зәй муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 ноябрендә Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс уздыру турында»гы 28.10.2020 ел, № 227/2 - пр боерыгы нигезендә конкурс уздырылды. Конкурс комиссия җитәкчесе «Агросила Сервис» ААҖнең ремонт һәм эксплуатацияләү сыйфатын тикшерү бүлеге башлыгы Хәкимов Ф.С., Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров һәм Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында узды. Конкурс барышында техниканы кышкы саклауга, консервацияләү һәм герметизация кагыйдәләрен мәҗбүри үтәп, ачык җиһазландырылган мәйданчыкларда урнаштыруга аерым игътибар бирелде.  Конкурс йомгаклары буенча 1 урын «Зәй шикәре» агрофирмасына бирелде, 2 урында – «Восток» А/Ф ҖЧҖ, 3 урында – «Нива» ҖЧҖ.

В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International