Арча районында АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 10-11 ноябрь көннәрендә  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г.Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов, Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г.Касыймов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү буенча өлкән белгеч А.Х.Корбанов, Арча районы Башкарма комитетының хезмәт сагы белгече И.М.Нәбиуллин составында Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка техниканы кышкы саклауга кую сыйфатын тикшерде.

Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт стандарты таләпләренә ярашлы рәвештә саклауга кую торышы бәяләнде, трактор-машина паркларында тәртип урнаштыруга һәм хуҗалыкларның үзйөрешле машиналарга, чәчү комплексларына, агрегатларга һәм бүтән төрле авыл хуҗалыгы җайланмаларына көзге-кышкы ремонт уздыруга әзерлегенә махсус игътибар бирелде.

Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бәяләү күрсәткечләре системасы буенча үткәрелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Казанка» АФ ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Северный» АХП ҖЧҖ һәм «Возрождение» агрофирмасы ҖЧҖ, өченче урында «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Заря» АФ ҖЧҖ, «Тукай» ҖЧҖ.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International