2020 елның 10 ноябреннән 11 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең әйдәүче инженеры Р.З.Гатин һәм ЦБ №2 цехының бораулаучы ярдәмчесе А.Х.Фәйзуллин белән берлектә «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖнең Нурлат бүлегендәге тагылмаларга (мобиль биналарга) еллык техник карау уздырылды.
Техник карауга ГТО акты нигезендә 106 берәмлек тагылма (мобиль бина) тәкъдим ителде. Тикшерү барышында тышкы яктылык приборлары, иминият тросы булу, тагылмалар, көпчәкләр, тәгәрәп китүгә каршы җайланмалар, теркәлү документлары һәм ярашлылыгы, шулай ук теркәү билгеләренең дөрес куелышы тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4 акт төзелде, калган тагылмаларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Д.Ю.Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.