Тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау өчен, үзйөрешле машиналарны яктырту һәм яктылык сигнализациясе җайланмалары төзек булмауган хәлдә эшләтүне чикләү максатында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан тәүлекнең караңгы вакытында даими рейдлар оештырыла һәм үткәрелә. Тышкы яктылык приборлары булуына һәм төзеклегенә, шулай ук файдалануга рөхсәт, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелә.
Агымдагы елның ноябрь аенда дүрт рейд үткәрелде, 10 берәмлек техника тикшерелде, ике хокук бозу очрагы ачыкланды һәм штраф рәвешендә административ җәза чаралары күрелде.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.