Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды

2020 елның 13 ноябре, җомга

2020 елның 11 ноябрендә Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф.Р. Нәбиуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Балтач районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча ПМО консультантлары, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р. Габдрахманов һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инженерлары катнашында, районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын тикшерде. Хуҗалыкларны караган вакытта чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю техникасын саклауга куюга, ГОСТу 7751-85 таләпләренә туры килү-килмәүгә игътибар ителде. Дөрес итеп саклауга кую машина-трактор паркының озак хезмәт итү чорын һәм югары техник әзерлеген арттыра торган факторларның берсе булып тора.

Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кызыл юл» АХҖК алды, икенчедә – «Сурна» ҖЧҖ, өченчедә – «Яңа тормыш» ҖЧҖ. Район буенча уртача балл – 63,8.

М.Р.Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International