Техника үзен карап торуны һәм сакчыл караш таләп итә

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен машина-трактор паркларын әзерләү буенча конкурс игълан ителде.

Агымдагы елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Булатов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмәрдәнов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Илнур Галимов составындагы комиссия, авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны һәм тракторларны ремонтлауга урыннарда техниканы кышкы саклауга кую эшләре белән танышу һәм ремонт остаханәләренең әзерлеге белән танышу максатларында, Лениногорск районы хуҗалыкларының машина-трактор паркларында йөреп чыкты.

Конкурста катнашкан 8 хуҗалыкның барысы да техниканы озак вакытлы саклауга кую буенча үз эшләрен лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча комиссия әгъзалары техника милекчеләренә, җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерү өчен, күрсәтмәләр бирде. Ашлык җыю комбайннарында каешларны йомшарту буенча башкарылган эшләр, агрегатларда һәм схемаларда саклау составлары белән капланмаган гидроцилиндр штоклары, яңгырдан һәм кардан ябык булмаган ашлык төягеч бункерлары һ.б. шундый җитешсезлек очракларына карый.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урын «Август-Мөслим» ҖЧҖ Лениногорск бүлекчәсенә бирелде, 2 нче урында – «Сатурн-Урал» ҖЧҖ, 3 нче урында – «Маркс» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International