Яңа Чишмә районында смотр-конкурс узды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

11 ноябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов җитәкчелегендәге комиссия, Яңа Чишмә районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы буенча әйдәүче белгече, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе составындагы комиссия техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын, ремонт остаханәләрендә ремонт эшләре барышын, район авыл хуҗалыгы формированиеләре территорияләрендәге тәртипне тикшерде. Комиссия «Закрома» ҖЧҖ, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, Козлов М.И., Скоков Н.А., Козлов В.А. һәм Козлов А.Е. крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «Агро-Основа» ҖЧҖ, Н.А. Скоков, В.А. Козлов һәм А.Е. Козлов крестьян-фермер хуҗалыкларының әзерлек дәрәҗәсен яхшы бәяләде.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International