2022 елның 15 февралендә Тәтештә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгына, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр турында хәтер көненә багышланган «Батырлыкның исеме - Әфганстан» дигән тантаналы митинг узды. Чарада Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Балантаев катнашты.
Расланган график нигезендә 2022 елның 15 февралендә «Шешмаойл» АҖендә әлеге оешмага караган кар машиналарына еллык техник тикшерү үткәрелде.
Бу елның 15 февралендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында АI, В, С, Д категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Быелның 14 февралендә Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
9 һәм 11 февральдә расланган график буенча ел саен уздырыла торган дәүләт техник тикшерүгә Сарман муниципаль районының Ләшәү Тамак, Иске Минзәләбаш, Рангазар авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз тракторларын һәм аларга тагылмаларны тәкъдим иттеләр.
Узган ял көннәрендә Татарстанда «Татарстан чаңгы юлы - 2022» дигән массакүләм ярышлар узды.
10 февраль көнне «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «А1» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды.
9 февральдә «ТАТЛЕССТРОЙ» ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Быелның 8 февралендә «Центр РИАН» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1», «А2» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Бу елның 8 гыйнварында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ, AII, В, С, D, Е» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды.