10 февраль көнне «Светофор» автомәктәбе» ҖЧҖ базасында «А1» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Сынауга килгән 10 студент арасыннан 9 кеше имтиханга кертелде. 1 укучы имтиханга килмәде. Имтиханның кагыйдә һәм гамәли өлешләрен 8 студент уңышлы тапшырды.
Имтиханнан соң укучылар белән квадроциклларны һәм кар чаналарын йөртү буенча куркынычсыз эксплуатацияләү турында өстәмә әңгәмә үткәрелде.
Р.И.Шәйхетдинов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.