Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында азык җыю комбайннарына техник карау

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2026 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге азык җыю комбайннарына техник тикшерү уздырды. Чараның максаты – техниканы эксплуатацияләүнең куркынычсызлыгын һәм гамәлдәге законнарны үтәүне тәэмин итү.

Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, механизаторларның тиешле категориядәге тракторчымашинист таныклыклары булуга, техниканың комплектланышына (аптечкалар һәм янгын сүндергечләр), барлык кирәкле теркәү документларының булуына аерым игътибар бирелде.  Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника хуҗаларына тиешле таныклыклар биреләчәк.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International