Акыл белән күңел ачабыз: Казан укучылары аттракционнарда куркынычсызлыкка ничек өйрәнә

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Күптән көтелгән җәйге каникул алдыннан балаларга ял итүнең төп кагыйдәсен искә төшерү мөһим – ул куркынычсызлык. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Аттракционнарда һәм батутларда җәрәхәтләрсез күңел ачабыз» программасы кысаларында профилактик дәресләр үткәрелде.

Дәреснең үзәк элементы төсле мультфильм булды. Ачык анимация балаларга җәрәхәтләрдән саклану өчен күңел ачу объектларында үзләрен ничек тотарга икәнен күрсәтте. Мультфильмны караганнан соң, укучылар сүзсез генә утырмады, әңгәмәдә актив катнашты: сораулар бирде, үз тарихлары белән уртаклашты һәм  җаваплы тәртип кагыйдәләре турында фикер алышты.

Мондый формат коры инструкцияләрне мавыктыргыч тарихка әверелдерергә мөмкинлек бирде, аны истә калдыруы җиңел булды. Бу балаларга, үзләрен куркыныч астына куймыйча, аттракционнарда уйнап ләззәтләнергә ярдәм итәчәк.

 

Татьяна Родионова – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International