Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында азык җыю техникасының әзерлеген тикшерү

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2026 елның 21 маенда Биектау муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елда азык әзерләү эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрү турында»гы боерыгы нигезендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

Комиссия азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерде һәм бәяләде. Комиссия шулай ук запас частьләр белән тәэмин ителешне, хезмәтне саклауның һәм куркынычсызлык техникасының торышын бәяләде.

 Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Битаман» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Татарстан» АФ ҖЧҖ һәм өченче урынны «Серп и Молот» АФ ҖЧҖ алды.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International