Быелның 14 февралендә Азнакай шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесендә «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 7 кеше кертелде, шуларның 7 теория өлешенә кертелде, 7се дә аны уңышлы тапшырып, гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.