Быелның 8 февралендә «Центр РИАН» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «А1», «А2» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Сынауга 32 кеше кертелде. Алар арасыннан 27 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Р.И. Шәйхетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе.