2022 елның 15 февралендә Тәтештә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгына, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләр турында хәтер көненә багышланган «Батырлыкның исеме - Әфганстан» дигән тантаналы митинг узды. Чарада Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Балантаев катнашты.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.