Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларында техник карау уздырыла

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

9 һәм 11 февральдә расланган график буенча ел саен уздырыла торган дәүләт техник тикшерүгә Сарман муниципаль районының Ләшәү Тамак, Иске Минзәләбаш, Рангазар авыл җирлекләре башкарма комитетлары үз тракторларын һәм аларга тагылмаларны тәкъдим иттеләр. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International