Расланган график нигезендә 2022 елның 15 февралендә «Шешмаойл» АҖендә әлеге оешмага караган кар машиналарына еллык техник тикшерү үткәрелде. Техник тикшерү барышында техник торыш, номерлы агрегатларның документ белешмәләренә туры килүе, машина йөртүчеләрнең үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына «А1» категорияле таныклыклар булуы тикшерелде.
Техниканы тикшереп бетергәннән соң, техника әзерлеге буенча кыскача анализ ясалды, үзйөрешле машиналар, юлсыз урыннардан йөри торган транспорт чаралары катнашында 2021 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мәгълүмат җиткерелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.