Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бу елның 8 гыйнварында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ, AII, В, С, D, Е» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Күрсәтелгән 27 кандидатның 2се килмәде, калганнары имтиханнарны уңышлы тапшырды.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International