Физкульт-сәлам! Физкультура-ура: Татарстан чаңгы юлы – 2022

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстанда «Татарстан чаңгы юлы - 2022» дигән массакүләм ярышлар узды.

Чаңгы юлына Олимпия чемпионнары гына түгел, ә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесе алырга теләгән кешеләр дә, төрле дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре, спорт ветераннары, студентлар, шулай ук сәнәгать предприятиеләре арасыннан һәвәскәрләр дә басты. Йөгерешкә гаиләләре белән чыгучылар да бар иде.

Ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре: Габделхак Касыймов, Рамилә Сафиева, Сергей Дудин, Дмитрий Кудряшов әлеге традицион кышкы чабышта бик теләп катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International