9 февральдә «ТАТЛЕССТРОЙ» ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек техника китерелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.
Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.