Казан дәүләт аграр университетында имтиханнар

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бу елның 15 февралендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында АI, В, С, Д категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Сынауга 6 кеше кертелде. Алар арасыннан кагыйдәләр өлешен 1 кеше тапшыра алмады, ә калган студентлар имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырдылар. Сынауны кабат тапшыру 7 көннән соң мөмкин булачак.

Р.И.Шәйхетдинов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.                    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International