Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.
2022 елның 18 мартында Балтач районының «Арбор» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды, техникага техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең торышына, шиннарга, агрегатларның номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелә.
2022 елның 18 мартында Питрәч муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге үткәрү турында» 2022 елның 11 мартындагы 41/2-пр санлы боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.
15 март көнне Сарман муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча бәйге узды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында узды.
Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хезмәткәрнең цифрлы компетентлыгы» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча чираттагы курслар узды.
2022 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде. Дәрес барышында теркәлү, таныклыклар бирү, аларны алыштыру, шулай ук квалификация күтәрү мәсьәләләре күтәрелде.
2022 елның 17 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде. Техник карауга 37 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.
Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру графигы нигезендә техник карау уздыру эше дәвам итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Рәшит Кирамов һәм ЮХИДИ башлыгы Айнур Хәйретдинов «Татавтодор» ААҖнең Мөслим филиалында үзйөрешле машиналарның машина йөртүчеләре һәм механизаторлары белән очрашу уздырды.
17 мартта Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге үткәрү турында» 2022 елның 11 мартындагы 41/2-пр санлы боерыгы нигезендә АСК предприятиеләре арасында бәйге узды.