17 мартта Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге үткәрү турында» 2022 елның 11 мартындагы 41/2-пр санлы боерыгы нигезендә АСК предприятиеләре арасында бәйге узды. Комиссия Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.А.Мәхмүтов җитәкчелегендә эшләде. Эш вакытында комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләде. Үзйөрешле машиналарның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, орлык материалының һәм ашламаларның булуына, хуҗалыкларда хезмәт сагын оештыру торышына аерым игътибар бирелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Кулон-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – «Арыш-Агро» ҖЧҖ, өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.