«Татавтодор» ААҖнең Мөслим филиалында үзйөрешле машиналарның машина йөртүчеләре һәм механизаторлары белән очрашу узды

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Рәшит Кирамов һәм ЮХИДИ башлыгы Айнур Хәйретдинов «Татавтодор» ААҖнең Мөслим филиалында үзйөрешле машиналарның машина йөртүчеләре һәм механизаторлары белән очрашу уздырды.

Юл-ремонт һәм төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык техникасын үтәү, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карау уздыруга аерым игътибар бирү турында сүз барды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International