2022 елның 18 мартында Балтач районының «Арбор» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды, техникага техник карау уздырганда руль идарәсенең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең торышына, шиннарга, агрегатларның номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелә. Техниканы тикшергән вакытта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе М.Р. Габдрахманов тарафыннан техник карап чыгу барышындагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында, машиналарны файдалану кагыйдәләре һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә аңлатмалар бирелде.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.