Апас муниципаль районында «Татавтодор» АҖдә 2022 елгы техник карау уздырылды

2022 елның 18 марты, җомга

2022 елның 17 мартында, техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖ предприятиесендә техника тикшерелде. Техник карауга 37 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Бер берәмлек техниканы исәптән төшерүгә әзерлиләр.  Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән тәэмин ителгән.

Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карау нәтиҗәләре буенча ике техник карау акты төзелде.

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International