2022 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖ Апас филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес үткәрелде. Дәрес барышында теркәлү, таныклыклар бирү, аларны алыштыру, шулай ук квалификация күтәрү мәсьәләләре күтәрелде. Үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына һәм эксплуатациясенә карата таләпләргә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Дәрестә катнашучыларның сорауларына тулы җаваплар бирелде. Дәреснең максаты – юлларда бәхетсезлек очракларына юл куймау.
Дәрестә филиал директоры вазыйфаларын башкаручы И.И.Хәйбуллин, баш механик А.В.Карасев, ЮХИДИ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Р.Гафуров һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәковлар катнашты.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.