Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча бәйгедә җиңүчене билгеләделәр

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

15 март көнне Сарман муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча бәйге узды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында узды.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген «Альметьевская» агрохимия хезмәте станциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Россельхозцентр» ФДБУ ТР буенча район филиалы җитәкчесе Рамил Нәҗметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашындагы комиссия бәяләде. 

Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.

Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Нуркеево» агрофирмасына бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Сарман муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.                                                                   

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International