Питрәч районы агросәнәгать комплексының 2022 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча бәйге

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

2022 елның 18 мартында Питрәч муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында бәйге үткәрү турында» 2022 елның 11 мартындагы 41/2-пр санлы боерыгы нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды. «Татагролизинг» АҖ генераль директоры А.И.Җиһаншин җитәкчелегендәге, баш инженер Р.М.Гыймадиев, Питрәч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, АСК белгечләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов катнашындагы комиссия районның 6 хуҗалыгын тикшерде. Эш вакытында комиссия язгы кыр эшләренә әзерлекне бәяләде. Тракторларның, үзйөрешле машиналарның, чәчү комплексларының, авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлегенә, урынга чыга торган ремонт машиналарының, янгын сүндерү машиналарының, орлык материалларының һәм ашламаларның булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау торышына аерым игътибар бирелде.                                                               

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ (47 балл) бирелде, «Шәле-Агро» ҖЧҖ – 45 балл, «Агролак-К» ҖЧҖ – 43 балл.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International