ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

16 март көнне Мөслим муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча бәйге узды.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов тарафыннан расланган һәм ТР Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р.Хуҗин белән килештерелгән график буенча, 2022 елның 16 мартында «Август-Мөслим» агрофирмасы» ҖЧҖендә техника әзерлегенә тикшерү уздырылды.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы чәчү алды чорына запас өлешләр китертүне оештыру буенча килеп туган проблемаларга бәйле рәвештә, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең төп факторы – техник хезмәт күрсәтүне вакытында һәм сыйфатлы башкару.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Буа муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Евгений Разбитнов белән бергә хуҗалыкларның җитәкчеләре белән очрашты һәм кайбер эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

2022 елның 14 мартында Ютазы районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча бәйге булып узды.

2022 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.

2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге башлыгы белән берлектә, хуҗалыкларга чыктылар. 

2022 елның 15 мартында Әгерҗе районы хакимияте бинасында КФХ җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Әгерҗе муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гаскәр улы Гатауллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.

2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М.Мөхәммәтҗанов, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына һәм алардан файдалануга карата таләпләр раслау турында» 2020 елның 19 сентябрендәге 1503 санлы карарын үтәү йөзеннән, район буенча рейд үткәрде.


15
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 12 мартында «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «Авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист» программасы буенча уку тәмамлаган 211 Т уку төркемендә имтиханнар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International