Мөслим районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары балансында булган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карау уздырыла башлады

2022 елның 18 марты, җомга

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов тарафыннан расланган һәм ТР Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р.Хуҗин белән килештерелгән график буенча, 2022 елның 16 мартында «Август-Мөслим» агрофирмасы» ҖЧҖендә техника әзерлегенә тикшерү уздырылды.

Белгечләр һәм механизаторлар әлеге тикшерүгә бөтен җаваплылык белән караганнар иде. Тикшерү югары дәрәҗәдә узды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International