16 март көнне Мөслим муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча бәйге узды.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген «Альметьевская» агрохимия хезмәте станциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мөгътәсим Мәмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Рәшит Кирамов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре катнашындагы комиссия бәяләде.
Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.
Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Август-Мөслим» агрофирмасына бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Мөслим муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.