Быелгы чәчү алды чорына запас өлешләр китертүне оештыру буенча килеп туган проблемаларга бәйле рәвештә, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең төп факторы – техник хезмәт күрсәтүне вакытында һәм сыйфатлы башкару. Районда сервис хезмәтләре эше белән беррәттән техник хезмәт күрсәтү пунктлары эшен оештыруга да зур игътибар бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, АСК системасының барлык 17 хуҗалыгында да машина-трактор парклары сакланган һәм уңышлы эшләп килә. Расланган план нигезендә техниканы әзерләү дәрәҗәсен билгеләү максатында, районда агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырыла башлады.
Шулай ук, сыйфатлы ягулык-майлау материаллары белән өзлексез тәэмин итүне оештыру өчен, районда ягулык салу пунктлары сыешлыкларын чистарту бригадасы эшли. Бу эшне елдан-ел З.Нәбиев җитәкчелегендәге бригада башкара.
И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.