2022 елның 14 мартында Ютазы районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча бәйге булып узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе И.А.Садыйков, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче белгече И.Р.Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В. Борисов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Н.Н.Ракипов, Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО механикалаштыру буенча консультанты А.М. Мәхмүтов катнашындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урын «АгроМир» ҖЧҖ бирелде – 48,0 балл, икенче урын – Тукай исемендәге ҖЧҖ – 48.0 балл, өченче урында – «Уңыш» ҖЧҖ – 46 балл.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.