2022 елда Кайбыч муниципаль районында «Татавтодор» АҖдә техник карау уздырылды

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

2022 елның 14 мартында «Татавтодор» АҖнең Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 9 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве һәм комплектлау чаралары, аптечкалар булу-булмавы тикшерелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча 7 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк, ике берәмлек техникага техник карау актлары төзеләчәк.

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International