Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хезмәткәрнең цифрлы компетентлыгы» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча чираттагы курслар узды. Курсларда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Аксубай, Нурлат, Кукмара, Зеленодольск һәм Мамадыш муниципаль районнары буенча территориаль бүлекләре башлыклары укулар узды.