Ютазы муниципаль районында техника тикшерелә

2022 елның 18 марты, җомга

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру графигы нигезендә техник карау уздыру эше дәвам итә.  Техникага тикшерү үткәргәндә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләренең һәм үзйөрешле машиналарның техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә.                                                                                                           

2022 елның 17 мартында «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын техник тикшерүгә тәкъдим итте. Барлыгы 12 берәмлек техника күрсәтте: төягечләр, тракторлар һәм тагылмалар бер рәт булып тезелеп басып тора иде. Техник тикшерү уздыру барышында 10 берәмлек аны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International